logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Отзывы

Набира Гиматдинова-Бикчурова

Эльвира! Рэхмәт Сезгә! Мин ул көнне бик борчылып кайттым. Безнең халыкка җүнрәк әйберләр кирәк бугай.Уйландырмый торган. Көлдерсен ул яки елатсын. Бу спектакль- режиссер хезмәте. Мин автор буларак аның эшенә тыгыла алмыйм. Югыйсә Рөстәм минем дә кайбер фикерләремә колак салса, әйбәтрәк булыр иде. Ләкин ул тыңларга теләми шул. Сезгә олы ихтирам белән, Нәбирә апагыз.

26.03.2018 12:39
Казан шәһәренең 1нче гимназиясе

14 нче март көнне, башлангыч сыйныф укучылары Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры тарафыннан куелган “Карурман аша” спектаклен карап кайттылар. Тамаша Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия теартында узды. Спектакль балаларга бик ошады. Театр – үзе бер дөнья. Аның кагыйдәләре дә бар. Тамашачы кече яшьтән үк үзен җәмәгать урыннарында тотарга, спектакльне карарга һәм анализларга өйрәнергә тиеш. Безнең укучыларыбыз да әлеге кагыйдәләрне үзләштерделәр, спектакльдән тәэсирләнеп кайттылар. Мондый кызыклы, файдалы чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз.

14.03.2018 00:00
Эльвира Рафикова

“Карурман аша” – чын әкият 1 бүлектә. Спектакль Габдулла Тукайның биографиясенә нигезләнеп эшләнгән. Сюжет буенча Кара көчләр үзләренең барлыгын белгертер – халыкка алар турында сөйләр дип, Шагыйрьдән тугач та котылмакчы булалар. Тукайны шуңа халыктан ераграк тотмакчы, сындырмакчы булалар... Әмма Тукай бирешми! Ул яшьли һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр “кара көчләр” белән көрәшә – халкы алдында үз миссиясын үти. Дөньяда гел ак белән кара көрәшә. Тукай шул уй-хәзинәсен безгә үзенең әкиятләрендә, шигырь – әсәрләрендә язып калдырган. Бу әкиятне балаларга гына түгел, олыларга да күрсәтәсе иде! Балалар бү көнне кабат Тукай дөньясына чумды: шүрәле, убыр, су анасы, акбай, кәҗә белән сарыкны искә төшерде, Тукай язмышын янәдән күңелләре аша үткәрде. Тукайның шигырьләренең өзекләре белән беррәттән татар халык җырларын да ишетә алды. Ә иң мөһиме, ике сәгатькә булса да телефон планшетларына баскалауларыннан тукталып торды, уйланды, көлде-елмайды! Балаларның шат йөзләрен күрү, аларның тамашаны йотылып карауларын күрү, аларның Тукайны искә алуларын күрү – безгә дә шатлык түгелмени?! Китап-әкиятләр укылмый торган заманда тагын ничек балаларның игътибарын Тукайга юнәлтергә иде? Шуңа да: “Тукайдан көлдегез!” – дигән фикер белән килешә алмыйм! Бу көлү түгел иде. Тукайның караңгылык белән көрәшүен, кара урманнар аша үтүен балаларга тагын ничек җиткереп була иде? (Ә бит Тукайга аяк чалучы “җеннәр” чыннан да булган бер карасаң! Мин ул җеннәрне метафора итеп кабул иттем...) Моны бала күңеленә җиткергәннәре өчен генә дә зур рәхмәт әйтергә кирәк. Ә инде ничек шәп итеп күрсәтүләренә әфарин! Ул әкият, ул бию, ул ут, ул экрандагы рәсемнәр (Видеографика – Наил Рәхимов), актерларның уйнавы - барысы бергә заманча блокбастерны бер якка куя! (Режиссер – Юрий Павлов). Аннары тагын бер идеясы кызык иде: Янәсе Тукай ул “җеннәрне” (куштырнак эчендә, чөнки минем өчен бу метафора) күргән, һәм алар турында язган. (Автор – Рөстәм Галиев). Мин күптән аны шулай дип уйлый идем – Тукайга, һәм башка язучыларга да бар язганнарын ниндидер бер илаһи көч иңдерә дип (күпмесендер шул “җеннән” ишетеп, күпмесендер “фәрештәдән” ишетеп языла дигәндәй..)! Һа! Ул тавыш сирәк-сирәк үземә дә ишелә.. Яшә инде нормальный кеше булып! (Сүз сөйләми). Тик юк бит, юк! *** Тамашадан соң туган уйлар. Дөньяда ак белән кара булган кебек һәр кешенең дә җанында ак белән кара бар, чөнки кеше ул үзе бер дөнья! Һәм бу көчләр көндә көрәшә – дөньяда да, кеше җанында да. Шуңа, гел ак яки гел кара гына булып та булмый! Берәүләр караны агартырга, ә берәүләр киресенчә, акны карага манарга омтыла, бигрәк тә үзләрен түгел, ә башкаларны! Үзләрен агартып җафаланганчы, башкаларны каралту җиңел дә бит.. Если бы не одно но! Теге кара дигәннәре каралтырга теләгән кешегә барып җитмәскә дә мөмкин, ә менә синең кулыңда ул мәңге калачак. Ә бәлки караңгылык та кем өчендер яктылыкка тиң; бәлки урман аша юл кем өчендер бәхеттер?! Һәркемнең үзендә ул карасы да агы да. Тимә дим, тимә. P.s. Ак белән караны белә идем. Бу тамаша кабат аларга карашымны төбәде. Шул икесен уйлап йөргәндә, иң кызыгы, өч көннән Мәскәүдән килгән театр – музыкаль тамашага эләктем! Һәм ни күрим, анда да шул ак белән кара!!!

21.03.2018 00:00
Эльвира Рафикова

Н. Гыйматдинова - «Сәвилә» яки @tufan_teatr Түбән Кама Драма театры - «Сихерче». Иң мистик театр исемен мин Тубән Кама драма театрына бирер идем. Алар сәхнәдә серле атмосфера тудыру остазы, минемчә. Н. Гыйматдинованың мистик повестьларын сәхнәгә нәкъ менә алар күтәрә., ә моңа осталыктан күберәк батырчылык та кирәк диясем килә. Ник дигәндә, чөнки кешелек барыннан да бигрәк сердән, үзе аңлый алмаган әйберләрдән – билгесезлектән курка.. Сәвилә кебек башкалардан (массадан) үзгә, аерылып торган, үз фикере булган кешеләрдән курка. Курку гына түгел, кызганыч, андыйларны кабул да итмиләр бит – өреп сүндерәләр! («Сәвилә» повесте үзе дә шул турыда түгелме соң?!) Ә сәхнәдә үзенә күрә сер, Сәвилә! Һәрбер вакыйганы, серне, һәр геройны әкрен-әкрен тамашачыга ачу – ул бер як булса, ә тамашачының ул ачылган серне кабул итүе – ул икенче як. Тамашачы сер, мистиканы, Сәвиләне кабул итәргә әзерме? Аңлаганы – аңлады, аңлады гына түгел – яратты да! Чөнки аның сере дә бит әллә нәрсә булып чыкмады, ә нибары чынбарлык!!! (Иң авыры!!! Әйе, чынбарлык, дөреслек!) – Н. Гыйматдинованың һәр җөмләсендә язылган фәлсәфәле-кайгыруы – табигать өчен януы, буыннар арасында мөнәсәбәт, гореф-гадәтләр сакланмауы өчен яныуы, мәхәббәт өчен януы – барысы да сәхнәгә чыгарып бастырылды! (Янәсе, менә күр тамашачым!!!) Шуңамы театрга бәйрәмгә, кызык күрергә, ял итергә килгәннәргә авыр булды бугай. Кайберәүләр – аңламадым – “авыр” диделәр. Аңламадым диючеләргә – ә син аңларга теләдеңме?! – диясем килә. Күз алдына ачып салгач та күз йому бу... Күз йомганга түгел, аңлаганга “авыр”! Битарафлык күрергә авыр! Дөреслекнең инкар ителүе авыр. Үлмәс дигән мәхәббәтнең үлүе авыр. Спектакльнең куелышында вакыйгалар урыны-урыны белән бик тиз, ә урыны-урыны белән акрын сузылуы бераз адаштырса да (бу, билгеле, текстның фәлсәфәгә бай булуыннан, һәм кискен рәвештә динамика белән бәрелешүеннән кебек – «текст, текст, текст» - «динамика»!), күрелгәннәрнең ишеткәннәрнең мәгнәсе югалмады. Ә кайбер урында киресенчә спектакль повестька караганда да тулырак ачылды. Бу ахирәттә (арафта) очрашу күренеше. Повестьта бу турыда бер-ике генә җөмлә булса – “алар үлде”. Ә монда, сәхнәдә үткән гомергэ, узган юлга бер кечкенә генә ачыклык кертелә кебек. Убыр (убыр түгел инде ул, ә бераз күбрәк күрүче… күңел күзе күрүче – Алла баласы, ә Убыр кушаматын ана нәкъ менә сукыр булып калуны кулаерак күргән масса куша!) сөйгәне белән очраша: «Гомер буе жирдә миннән качып йөрдең. Монда - арафта барыбер курештек. Ә бит башка юл бар иде! Без башкача яши ала идек…». Сәхнәдәге серле атмосфераны актерларның уйнавы белән беррәттән декорацияләр белән музыка да җиткерә. Повестьны укыганда урман, кырларны, ишек алларын ничек күрсәтерләр икән дип уйлаган идем. Декорация урынына – Асхан Фатхетдиновның агачка уелып эшләнгән оберег-сакчыларын куллану гениально! – дим. Казанга килгәндә Кама буенда калучы А. Фасхетдиновның серле музееннан шәлдергәннәр дип торам аларны. Спектакль беткәч сәхнәгә менеп тотып карадым сын-сакчыларны, бу эшләрнең оригиналы түгел, ә бик кызык һәм охшаш итеп эшләнгән копияләре булып чыкты! Җаен тапканнар бит дип сокландым. Ә сәхнәдә ул сын-сакчылар аланны ураткан агачлар да, шул ук вакытта ишек алды да, шифаханә диварлары ролен дә үтәде. Музыка – шыгыр-шыгыр патефон тавышы аша салмак-салмак ул көй, ул берәм-берәм аккордлар яңгырый һәм менә җырчы тавышы.. Кем әле ул?! Ф-ф-фирая? Юк. Ф-ф-фәридә! Фәридә Кудашева моңы тамашачыны чыннан да шул чорга – 1970-80 елларга илтә дә куя. Түбән Кама татар дәүләт драма театры @tufan_teatr премьера белән! Сәхнәдәге могҗиза-чынбарлык, серлелек-батырлык, матурлык өчен рәхмәт! Pi.si. Мәхәббәтнең канаты ике шул аның. (Бер канаты әүлия булудан ни файда… “көчләп яратып булмаган төсле, көчләп яраттырмыйлар” һәм булмый ла ул.). Икенче канаты каерылып читләргә киткәч, ул оча алмый… #tufan_teatr #сихерче

14.03.2018 00:00
Назира Якубова

г. Елабуга, спектакль"Свахи". Спектакль был супер,актерский состав из Нижнекамска- мощь !!!!вечер однозначно удался. #театрнижнекамск #актерысупер

16.02.2018 00:00
Гөлия Юнусова, Түбән Каманың 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:

Иии, бугенге театрнын матурлыгы идеее, күптән мондый театр караган юк иде, шәәәп булды, молодцыы. Барысына да ошады, рәхмәт бик зур сезгә! Артистлар да берсеннән берсе остааа, молодцы! Ул куяннаааар . Тагын килегез, бүтән русча театрлар кирәк тә түгел. Шундый чип- чиста татарча сөйләшәләр, супер! Унышлар сезгә!

14.02.2018 00:00
Ответ: 14 февраль көнне 1 нче балалар бакчасында “Иң күңелле көн” спектаклен уйнаган идек. Чын күңелдән язган җылы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Гөлия!!!
")
Лилия Загрутдинова

"Сихерче" спектаклен карадым. Әсәр хисләр өеренә чумдырды, уйга салды. Ике көн үтсә дә, күңелемдә йөртәм. Рәхмәт. Мондый әсәрләр бүгенге көндә бик тансык.

14.02.2018 11:23
Ответ: Лилия! Бик зур рәхмәт Сезгә! Тагын спектакльләргә көтеп калабыз!
")
Лиля Киямова

"Сихерче" спектакленә бардым. Эчтәлекле спектакль, бик ошады! Рәхмәт авторга, Нәбирә Гыйматдиновага!

12.02.2018 23:24
Айсылу Ибрагимова

Сходила на премьеру спектакля «Бирнэсез кыз»- «Бесприданница» А. Островского. Спектакль о девушке по имени Лариса и о ее трагической судьбе, которая умеет любить. Но никто не относился серьезно ее чувствам.. и в конце.. Спасибо guzel_shamardan за воплощение этого образа и за ваш профессионализм.

06.02.2018 12:42
Марсель Зарипов

"СыСыСыРда ясалган...нар" яхшы спектакль. Эфэриннэр)

20.01.2018 21:27
Всего записей: 48