logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Юрий Павлов: «Тамашачыны сөендерергә язсын».

Тезгеннәрен өзеп чапкан тайдай җитез, Яшьлек дәрте, биниһая, чама-чиксез. Әйткән сүзе берәгәйле, бик үтемле, Үзе сабыр, үзе тыйнак, һай, сөйкемле! — дип язган Галия Ибраһимова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павловның сәхнәдәге уенына мөкиббән китеп.

Бурятиягә барып, «Бүре каны»н куеп кайттылар.2011 ел.

Күптән түгел Түбән Кама татар дәүләт драма театры Бурятиядә уздырылган милли театр фестивалендә булып кайтты. Баш режиссер Рөстәм Галиев эшлекле сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашты.

Открытие 22 сезона

Түбән Кама татар дәүләт драма театры 22нче театраль сезонын ачты. 2011 ел.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры 22нче сезонга әзерләнә

Түбән Кама татар дәүләт драма театры 22нче сезонга әзерләнә

Бүген 5 нче мәктәп балалары яңа ел чыршысын чит ил әкиятләре геройлары белән бергә кабызды

Бүген 5 нче мәктәп балалары яңа ел чыршысын чит ил әкиятләре геройлары белән бергә кабызды

Театр - это всегда праздник. 2011 г.

27 марта весь мир отмечает Международный день театра - праздник не только мастеров сцены, но и миллионов любителей и почитателей театра. В преддверии праздника о работе Нижнекамского татарского драматического театра рассказывает его руководитель и главный режиссер, заслуженный деятель искусств РТ, Лауреат премии имени Дамира Сиразиева Рустям Галиев.

“Гөнаһлы мәхәббәт өрәге”н карагач...

Хәтерем ялгышмаса, режиссер Рөстәм Галиевнең рус классикасына беренче мәртәбә мөрәҗәгать итүе бу. Шуңа күрә дә, беренче чиратта, рус мохитен ничегрәк чагылдырды икән, дигән уй килде башка. Җитмәсә, әле бер ел элек, театрның бу әсәрне сәхнәләштерергә керешкәнен ишеткәч, Анатолий Ивановның "Жизнь на грешной земле” китабын кабат укып чыккан идем. Югыйсә, үз-үземә ничә мәртәбәләр сүз биргәнем булды сәхнәләштереләчәк әсәрне укымам дип; укысаң, сәхнәдә шуның чагылышын көтәсең бит...

Тәбигатьтән ерак китмәгез. 2011 ел.

"Ватаным Татарстан”ның 23 март санында урын алган "Тукай премиясенә кандидатлар” исемлегендә үзебезнең Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы да барлыгын күреп, сөендем.

НТР Көн темасы. 2011 ел.

Түбән Кама татар драма дәүләт театры - Г.Тукай премиясенә кандидат

Үзе сайлаган язмыш. 2011 ел.

Иҗат кешесе турында язу җиңел түгел. Каләмгә тотынуга, күңелне бер сорау борчый башлый: ни өчен син язачак кеше иҗат юлын сайлаган? Һай, борылмалы, сикәлтәле бит ул иҗат юлы, авыр бит ул артист хезмәте! Шул юлда үзеңне таба алырсыңмы? Югалып калмассыңмы? Татарстанның атказанган артисты Фарил Вафиев турында язарга утыргач та, әнә шул сорау тынгылык бирмәде.

Режиссерны олыладылар. 2010 ел.

«Бездә Чирмешән елгасы ага. Тирә-ягында зәңгәр күлләр, шул күлләрдәге төнбоек чәчәкләре арасында аккошлар йөзә. Улым, шул аккошларга ияреп, солдатта да йөреп кайттың, тормышта үз урыныңны таптың. Акыллы бала булдың. Бәйрәмеңә әтиеңнән дә күп сәламнәр алып килдек, арабызда булмаса да, ул янәшәбездә генә йөри...”

Рустям Галиев: «Театр – это моя жизнь». 2010 ел.

Герою нашей рубрики, основоположнику Нижнекамского государственного татарского драматического театра, его главному режиссеру Рустяму Галиеву недавно исполнилось 50 лет. Это прекрасный возраст, пик творческой зрелости. Талант Галиева многогранен и ярок. Это актер, режиссер, драматург. Он прекрасно сыграл роль Гази в телевизионном фильме «Весенняя зарница» по роману Махмута Хасанова, роль Габдуллы в художественном фильме «Бибинур» режиссера Юрия Фетинга, получившем высокую оценку жюри и гостей V Международного фестиваля мусульманского кино «Золотой Минбар». Режиссер снимает документальные фильмы, занимается и драматургией. Его произведения публикуются в газетах и журналах, по ним ставятся пьесы для детей. Рустям Галиев – частый гость на городском и республиканском телевидении. В своих выступлениях он говорит о проблемах современного театра, которые имеют огромное воспитательное значение.

Төш юраучы актер. 2010 ел.

Рәис Галиев – Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы өлкән буын артистларның берсе. Аны театрның алтын баганасы дисәң дә, һич арттыру булмастыр. Гәрчә, соңгы елларда иҗат иткән образлары күбрәк тискәре сыйфатларга ия булса да, ул үзе ифрат та мәхәббәтле, яхшы күңелле кеше.