logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Мәңгелек Әлмәндәр

Туфан Миңнуллин иҗатында гына түгел, татар драматургиясендә дә күренекле урын тоткан әлеге әсәрнең Камал театры сәхнәсендә куелуына да кырык елдан артык вакыт үткән икән. Әлдермештән Әлмәндәр! Әҗәл белән әллә ничә тапкыр якага яка килгән татар карты. Шул вакытта ук тамашачы аны татарның үзен гәүдәләндерүче каһарман итеп кабул итте. Әлбәттә, әлеге рольне башкаручы бөек актёрыбыз Шәүкәт Биктимернең өлеше дә биредә зур иде. Гомумән, спектакльдә бүтән атаклы артистларның катнашуы да әсәрнең легендага әверелүенә бер сәбәп булгандыр. Шуңа күрә инде классика дип танылган бу пьесаны театрларның моңарчы сәхнәгә мендерми торуын да аңлап була. Әлмәндәр дә, Әҗәл дә һәм башка персонажлар да әлегә кадәр нәкъ менә Камал театры куелышында күз алдында тора бит! Дөрес, халык театрларының кайберләрендә ул уйналды. Ләкин эш Камал театрында куелган спектальне кабатлаудан узмады. Ә профессиональ театрда уйнар өчен элекке осталарны кабатлаудан курыкмый торган дуамал кыюлык кирәк булган, мөгаен.

Андый дуамал, ниһаять,табылды. Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Мәңгелек (шуңа ышанасы килә!) Әлмәндәр яңадан сәхнәгә күтәрелде. Туфан Миңнуллинның исемен йөрткән театрга бу адым килешеп тә тора. Театр җитәкчесе Рөстәм Галиевнең бу әсәргә мөрәҗәгать итүе бүгенге вәзгыятьтә яхшы аңлашыла, минемчә. Соңгы елларда без мәдәният өлкәсендә олы югалтуларга дучар булдык. Татар мәгарифе күз алдында юкка чыкты. Татар яшәгән төрле төбәкләрдә генә түгел, хәтта Татарстанның үзендә дә бер генә саф татар мәктәбе дә калмады. Булган тәкъдирдә дә туган телебезне укыту ихтыяри-факультатив кимәлдә атнасына ике-өч сәгать! Милләтебез өчен борчылган кешеләребезнең дә күңелен өметсезлек, кимсенү хисе биләп алды. Инкыйразга буйсыну мәҗбүрияте күпләребезнең бәгырен кимерә. Күндәмлек милли сыйфатыбызга әверелеп бара. Әмма кул кушырып үзара зарланышканнан гына бер файда да юк. Әлмәндәрнең җанын алырга килгән Әҗәлнең номеры 1550 (Туфан ага әлеге санны дөрес чамалап куйган, чөнки Казан алынуны татар төрле ысуллар белән ел ярымга кичектерә алган), ләкин аны бүген 2017 ел белән дә билгеләп булыр иде. «Хәзер татар театры сәхнәсендә дә, әдәбиятта дә Әҗәлләр күп, Әлмәндәрләр юк», –ди Рөстәм Галиев. Һәм безгә бүгенге Әлмәндәрне тәкъдим итә. Ул чыннан да үз Әлмәндәрен тудыра алган. Җор телле, шаян, шактый ук хәйләкәр, дөньядан тәм табып яшәүче, тиктормас татар картын сәхнәдә күргәч, күңелдә өмет уяна, берара дәртләнеп аласың: без алай тавыш-тынсыз гына тарих сәхнәсеннән китә торган халык түгел! Әлбәттә, Әлмәндәрдәге бу сыйфатлар аңа Туфан ага тарафыннан ук салынган, ләкин Рөстәм Галиев аларны тагын да купайта, ә безгә бүген бик тә кирәк булган кирелек, үҗәтлек, гыйсьянлык кебек сыйфатлар аңарда бөтенләй алгы планга чыга. Ә бит югыйсә тамаша башланганда Әлмәндәрне һич тә арка тотрыгы булган шәхес итеп күзалламыйсың. Сәхнәгә менгәнче ул әле тәкыя киеп, кулына чәчәкләр тотып халык арасында йөри, берәрсе янына килеп ниндидер сүз алыша, үзенчә шаяртып ала; мин үскәндә шундый беркатлы картлар авылда була торган иде; туксан бер яшьлек кешедән тагын ни көтәсең? Сәхнәгә менгәч тә килене белән сүзгә килә (әлбәттә, эчтән яратып!), авыру улын битәрләп мыжыклана (әлбәттә, эчтән яратып!); үзе зур эш белән мәшгуль – бакчада «дача» салып маташа, ул әле гаиләдә идарә дилбегәсен ычкындырмаган, тактаны да ару гына ышкылый, хатын-кызларга да битараф түгел. Яшәргә дә яшәргә әле аңа! Аның үз кишәрлеге бар, кешегә комачауламый, буй җитмәстәйгә нәфесен сузмый. Аның юлына да беркем аркылы төшмәскә тиеш иде дә... Әҗәл бар! Өстәгеләр фикеренчә, Әлмәндәр инде болай да бер ел артыгын яшәгән, имеш.

Дәвамын «Сәхнә» журналының гыйнвар саныннан укыгыз

Ркаил Зәйдулла

http://sahne.ru/kheberler/9786.html