logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Проекты

  • Проекты

«Мондый дәресләр һәркемгә кирәк»

Шәһәребездә «Бишегем» балалар театры эшләп килүен күп кеше беләдер. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры директоры Рөстәм Галиев балалар өчен беренче милли театр студиясен ачу теләге белән берничә ел «янган». Шушы көннәрдә анда барып, яшь артистлар белән дә, җитәкчеләре Юрий Павлов белән дә сөйләштем.

Монда капиталь төзекләндерүдән соң балалар өчен аерым зал да булдырылган инде. Күптән түгел анда эшләр тәмамланган, аппаратура гына кайтартасы калган. Мин килеп кергәндә театр артистлары премьерага әзерләнәләр. Мостай Кәримнең«Озын-озак балачак» әсәре буенча драманы сәхнәләштерергә җыеналар икән. Ләкин ул башка спектакльләрдән аерылып тора: бу юлы андагы «массовка»да «Бишегем»ә йөрүче балалар да катнаша. Һәркемгә андый бәхет тәтеми бит әле.
– «Бишегем» театрын оештыру – зур бер хыялым иде. Бу спектакльне куярга биш еллап әзерләндем, балаларны да катнаштырасы килгән иде. Алар бит сәхнәгә ямь биреп торалар. Менә махсус зал булдырдык. Киләләр, тагын килерләр дип ышанам. Бу балаларга Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрданова«оеткы» салды, хәрәкәтләреннән ки-ләчәкләрен күзаллап була, – ди Рөстәм әфәнде.
Гүзәл ханым өченче малае белән декрет ялында әлегә, шуңа күрә балалар белән Сәрия Әхсәнова шөгыльләнә. Сәрия ханым Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә дә театр түгәрәге алып бара. Балалар килгән вакыттан алып ел ярымлап кына узса да (әле пандемия чорында студия эшләми торган), үзгәрешләр бар. Бу балалар оялудан кызара торганнардан түгел хәзер. Алар сәхнә телен өйрәнә, тавыш, сулыш алу күнегүләре эшли... Уку елы ахырында ата-аналар өчен ачык дәрес булачак. Анда инде укучылар үзләре өйрәнгән бөтен осталыкларын күрсәтәчәк.
– Мондый дәресләр бу балаларга гына түгел, һәркемгә кирәк. Үзеңне кеше арасында тотарга өйрәнәсең, тулы тормыш белән, иркен сулап яшисең килә икән, болар барысы да ярдәм итәчәк. Хәзерге яшьләр кемнән үрнәк ала? Элек Юрий Гагарин һәм башкалар бар иде. Ә бүген аларның кумирлары – стандарт булмаган, оялчан, рухи яктан җәрәхәтләнгән имгәкләр, сәер бәндәләр. Күзеңә ак линза куйган, борынга алка таккан кеше табигыйлыктан ераклаша, бу – рухи бозыклык. Ялган карашларны, ялган үсешне дөресләү өчен кирәк бу тренинглар, – дигән фикердә Юрий Павлов.
Балаларның күбесе – кызлар. Ләкин бу күренеш театр уку йортларында да күзәтелә. «Бишегем» театрында 10 яшьлеге дә, 17 яшьлеге дә бар: тиктормаслар, йөгерәселәре, уйныйсылары, шаярасылары килә. Бу балаларны кулда тоту, игътибарларын җәлеп итү авырмы?
Җитәкчеләре әйтүенчә, эшләү авыр түгел. Дөрес, балалар төрле. Ләкин тормышта комачаулаган шуклык, әрсезлек сәхнәдә ярдәм итәргә мөмкин икән. Юрий Павлов үз укытучылары Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина сүз-ләрен искә алды.
– Әрсез булырга, чатнап торырга кирәк. Әрсезлек – артистның талантлы сыйфатын чыгара торган төшенчә. Тормышта кыен холык сәхнәдә менә дигән итеп ачылырга мөмкинлек бирә! – ди Юрий Павлов.


Балалар фикерләре

Балаларның кайберләре белән дә сөйләшеп алдым. «Бишегем»ә ничек килгәннәр? Монда йөрү аларга нәрсә бирә?

Рәмис Рамазанов, 14 яшь:
– Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә укыйм. Бирегә гимназиядә театр түгәрәге алып баручы Сәрия апа Әхсәнова килергә тәкъдим итте. Этюдлар куярга, мимиканы өйрәнәбез. Авыр түгел үзе. Менә беренче спектакльдә дә катнашачакбыз, әти-әнине дә чакырырга ниятлим. «Бишегем»дә шөгыльләнү бик ошый, үз-үземә ышаныч артты. Әле менә быел музыка мәктәбенә«баян» классы буенча укырга кердем.


Алмаз Сафин, 14 яшь:
– Мин Рәмиснең сыйныфташы. Биредә бик ошый, артист булу теләгем дә бар. Бабам да куәтләп тора:«Актер булырсың, улым», – ди. Гимназиядәге«ИрНас» ансамблендә 2 нче сыйныфтан биим, үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем. Болар да артистка комачауламас.


Айсылу Хуҗина, 17 яшь:
– Мин 5 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфында укыйм. Монда килергә татар теле укытучысы тәкъдим итте. Кастинг узганда бераз каушап та калган идем. Алай да алдылар. 1,5 ел вакыт заяга узмады, үземне сәхнәдә тотарга өйрәндем, кыюрак итеп тоям. Алдагы гомеремдә үземне артист итеп күрмим әле.


Ислам Гатин, 12 яшь:
– Үзем 7 нче мәктәптән. Бер конкурста катнашкан вакытта, җиңгәч, бирегә дә чакырдылар. Репетицияләр бик ошый. Элек бик ояла идем, хәзер үземдә ышанычым артты. Өйдә этюдлар күрсәткәндә, әти-әнием: «Син – чын артист», – диләр. Бәлки, чыннан да, киләчәктә актер булырмын.

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/balalar-pochmagyi/mondyy-dreslr-rkemg-kirk

В театре новый проект: детский театр "Бишегем"

Театрда күптән көтелгән яңа проект! Театр каршында «Бишегем» балалар театры эшләячәк. Анда укучылар сәхнә теле, актерлык һәм нәфис сүз осталыгы, җыр, бию дәресләре алачак, спектакльләрдә уйнаячак.

14, 15 октябрьдә Халык иҗаты йортында театрда шөгыльләнергә теләгән балалар арасында сайлап алу туры – иҗади бәйге үтте. Түбән Кама мәктәпләрендә укучы балалар белән кызыклы һәм мавыктыргыч аралашу килеп чыкты. Сәнгатькә тартылучы, туган теленең тәмен тоеп үз телендә сөйләшүче, иң мөһиме, фикерли белүче күпме талантлы бала белән очраштык! Хәтта рус гаиләләрендә тәрбияләнгән сабыйлар да чиста татарча сөйли, татар җырының моңын җиткерә алды. Җыр, нәфис сүз осталыкларын күрсәтү белән берәттән, безгә алар ритмны тоемлауларын, фантазиягә бай булуларын, сәхнәдә югалып калмаячакларын исбат итте. Төрледән-төрле , искиткеч этюдлар ясадылар. Мондый иҗади көчләр белән “Бишегем” балалар театрынының киләчәге бар, дигән зур өмет уянды.

Бәйге нәтиҗәләре тиздән игълан ителер. Аны театрның официаль сайтында, «Бишегем» балалар театры сайтында https://vk.com/teatrbishegem табарга була. Театрда шөгыльләнәчәк балаларның әти-әниләренә шәхсән хәбәр ителәчәк. (2019)

Газета "Туган як". 17 февраля 2017 г.

Бишектән башлап өйрәтсәң генә...  

   Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары яңа проектны гамәлгә ашыралар. Максат – мәктәп укучыларында татар теленә, сәнгатенә кызыксыну һәм татар спектакльләрен карау теләге уяту. 

   22нче гимназиянең актлар залы башлангыч класс укучылары белән тулган. «Әни! Әнием!» – дип кат-кат кабатлата балаларга Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев. Чыннан да, нинди матур, назлы, һәр татар баласына таныш һәм якын сүз. Туган телдә әйтелә торганы. Әмма, аның урынына «мама» дип эндәшү гадәткә әйләнеп бара. Рөстәм Галиев әйтүенчә, милли театрлар балалар өчен татар телендә спектакльләр күрсәтүдән туктады диярлек.
–Татар дөньясында 13 татар театры исәпләнә. Барысының репертуарында балалар өчен рус телендә спектакльләр дә бар. Туфан Миңнуллин исемендәге драма театры исә – милли театр, – дигән фикердә Рөстәм Галиев.
   Шул нисбәттән «Бишек» проекты дөнья күрде. Аның кысаларында Түбән Каманың танылган театры мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә балаларны татар дөньясына алып керә: әдәби әсәрләр, җырлар белән таныштыра. Мисал өчен, театр артисткасы Гүзәл Шәмәрданова «Анам кыры» спектакленнән өзек күрсәтә. Тамашачылар ничек кабул итәр?..
– «Анам кыры» шикелле җитди әсәрне балалар өчен уйнау кыен булыр дип борчылган идем, тын да алмыйча карап тордылар, – дип хисләре белән уртаклашты ул.
   Театрның баш режиссеры укучыларга «бишек», «бишек җыры» төшенчәләрен аңлата – аларны татарча сөйләштерергә тырыша. Кечкенә тамашачылар татар телен беләләр: шигырь дә сөйлиләр, җырлыйлар да. 

   Бу проект юкка гына «Бишек» дип аталмаган икән. Әлеге кыска, гади сүз татар халкы өчен тирән мәгънәгә ия дип саный Рөстәм Галиев.
– «Бишек» сүзе кечкенә мәгънәне генә аңлатмый – ул, зурая-зурая, төбәккә, илгә, җәмгыятькә әйләнә. Адәм баласы үскән саен, аның тирә-юне, туган ягы, туган төбәге – шул бишеккә тиңләшә, – дип аңлатты ул.

   Сүз уңаеннан, 22нче гимназиядә еш кына татар телендә төрле күңел ачу чаралары уздырыла. Шуңа күрә, милли тәрбиянең асылын бик
яхшы аңлыйлар биредә. Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Нурия Шәрипова әйтүенчә, уку йортында татар класслары да бар икән.

   «Бишек» проекты алга таба да дәвам итәчәк. Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының максаты – шәһәр мәктәпләрендә укучы һәр балага татар тамашасын күрсәтү, аның рухын тоя белергә өйрәтү.
                                                                                                                                           Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА  

Яңалыклар. Эфир 10.02.2017. О проекте "Колыбель моя"

Новый проект «Колыбель моя»

    В театре создан новый проект «Колыбель моя», посвященный литературе, культуре, истории, обычаям, нравам, традициям народа, а так же сохранению и развитию языка, популяризации театрального искусства.

     В  рамках этого проекта состоятся  творческие встречи учащихся 1-11 классов, педагогов гимназий и школ города с главным режиссёром  театра Народным артистом  РТ, Заслуженным деятелем искусств РТ, лауреатом республиканской премии имени М.Салимжанова Галиевым Рустямом Валиахметовичем и артистами театра. Во время творческих встреч дети и педагоги послушают стихи, песни, посмотрят отрывки из спектаклей, смогут задавать вопросы. А так же их ждут вопросы от режиссера о татарских поэтах, писателях… 

    Проект «Бишегем» («Колыбель моя»)  будет нашим вкладом в важное и актуальное дело сохранения и развития родного языка и в создание условий для всестороннего развития личности детей.

   Первые встречи уже состоялись в гимназии № 2 имени Баки Урманче и в гимназии № 25. В феврале главного режиссера и артистов ждут в гимназиях № 1 имени Мусы Джалиля и № 22.