logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

«Театрда шигърият»

Театрда зур бәйрәм -  театрда ”Шигърият бәйрәме"! Бәйрәмне кече залда «Җәмигъ» Үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов дога белән башлап җибәрде. Шәһәребезнең җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, республикабызкунаклары татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар.
Тантана зур залга күчеп, анда шигырь бәйрәме булып дәвам итте. Театр артистлары, “Бишегем” балалар театры, шәһәребезнең шагыйрьләре, җырчылары халык күңеленә үтәрлек итеп иҗатларын күрсәттеләр. Шуңа тоташып шигъриятнең асыл ташы  Сәгыйть Рәмиевнең “Таң вакыты” әсәре буенча куелган пластик моноспектакле дәвам итте. Аны көчәйтеп фойеда җыр – биюләр, кичке уен барлыкка килде.
Кичке уеннан соң, дөнья тынычлангач, табын янына утырып ифтар – авыз ачу белән тәмамланды.
Бу инде Тукай һәм дөньялыкны алып барган иҗат көчләренә дога булып ирешсен иде.